Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 16.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда буага су коенырга киткән ике яшүсмерне эзлиләр

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа янында хатын балаларның әйберләрен таба, тик аларның үзләрен беркайда да тапмый. Урынга коткаручылар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш өчен Татарстанда 7 меңнән артык җиһаз сатып алынган

(Казан, 16 июль, Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус Covid-19 инфекциясенә каршы көрәшү өчен 7 мең 736 берәмлек медицина җиһазы сатып алганнар. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов 2020 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халыктан кергән һәм формалаштырылган максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышу барышында сөйләде. «Бүгенге көндә барлык медицина оешмалары кирәкле дару препаратлары һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча ведомстволар рейтингын төзергә тәкъдим итте

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың һәр министрлыгында һәм ведомствосында цифрлаштыру дәрәҗәсе рейтингы төзергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безгә ил эчендә нинди позицияләрдә торуыбызны белергә, ә аннары башка илләр белән чагыштырганда ничек икәнне карарга кирәк. Без иң алдынгы тәҗрибәне сайларга һәм шуңа омтылырга тиеш. Эшнең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте. «Комиссиягә бик күп туган телне яклаучылар, депутатлар, галимнәр керде. Бу туган телне өйрәнү буенча Конституциядә язылганнар тоткарлык белән гамәлгә ашуына борчылган кешеләр», — диде парламент башлыгы.  Аның сүзләренчә, тел өйрәнүне мәҗбүриләү... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Депутатлар 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату турында фикерләште

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1 сентябрьдән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын карады. Ул «РФдә Мәгариф турында» федераль закон үзгәрү белән бәйле рәвештә эшләнгән. 2020 елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучыларының туклануына ата-аналар акчасы алынмаячак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча икенче урынны били

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе бәяләвенчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча икенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте. Шул ук вакытта федерациянең иң диджитлаштырылган субъекты — Мәскәү. Республикада тулаем төбәк продуктында ИТ-тармакның өлеше 2,4 процент тәшкил итә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе социаль челтәрләрдә мәгълүмати ярдәмче булдырды

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе аккаунтларында челтәрле мәгълүмати ярдәмче –Диана мemoji барлыкка килде. Ул партия тормышындагы проектлар һәм агымдагы вакыйгалар турында хәбәр итә. Беренче хәбәрләрнең берсендә ул Казан шәһәре Думасына көзге сайлауларда партия исемлегенең беренче затлары турында сөйләде. «Безнең фикеребезчә, бу коммуникацияләр өчен заманча алымнарның берсе. Без бу ысул белән безнең аудиториядән һәм яңа язылучылардан күбрәк мәгълүмат, кире элемтә алырбыз дип өметләнәбез»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Үлемсез полк» йөреше элек планлаштырылган көнне, 26 июльдә булмаячак

(Казан,16 июль, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» йөреше элек планлаштырылган көнне, 26 июльдә булмаячак. Бу хакта ТАССка пәнҗешәмбе көнне «Россиянең үлемсез полкы» берләшкән иҗтимагый хәрәкәте матбугат секретаре Ольга Байбулова хәбәр итте. «26 июльдә йөреш булмаячак. Аның кайчан узачагын эпидемиологик вазгыятькә карап хәл итәчәкбез», - диде ул. «Россиянең үлемсез полкы» берләшкән иҗтимагый хәрәкәте сайтында бастырылган хәбәргә караганда, илдә эпидемиологик вазгыять йөреш үткәрү мөмкинлеген тудыргач та, йөрешкә гаризалар биреләчәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан табибларының яртысы диярлек квалификацияле категориягә ия

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда табибларның 45,5 проценты квалификацияле категориягә ия. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова 2020 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышу барышында сөйләде. «2020 елның I кварталы йомгаклары буенча 4938 белгеч квалификацияле категориягә ия, бу өч елдан артык эш стажы булган табиблар өлешенең 45,5 процентын тәшкил итте»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ярты ел эчендә Татарстанда җиде меңнән артык яман шеш очрагы ачыкланган

(Казан, 16 июль, Татар-информ», Эвелина Киселева). Бу ел башыннан Татарстанда 7 мең 254 онкология авыруы ачыкланган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ярты процентка кимрәк. Бу хакта Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик бүлеге башлыгы Камил Шакиров 2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде. «Агымдагы елның биш ае мәгълүматлары буенча, онкологиядән үлүчеләр 100 мең кешегә 186,2 очрак булган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чит илләргә чыгып булмагач, халык үзебезнең Кара диңгезгә юл тотты - «Шәһри Казан»

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Бәяләр артты Белгечләр әйтүенчә, отельләр сиксән процентка тулган. Узган һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, Кырым белән Сочига баручыларның саны шактый арткан. Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та раслый бу фактны. Ял итәргә баручылар белән генә түгел, юллама бәяләре белән дә рекорд куелган. Кайбер отельләр бәяне 70 процентка кадәр күтәргән. Бу аңлашыла да, көндәшлек юк, безнең халык яратып йөргән Төркия... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләмен ике тапкыр киметтеләр

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда социаль ипотека буенча фатир алу өчен беренчел взнос күләме 10нан 5 процентка кадәр кимегән. Дәүләт ярдәменең мондый чарасы 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. «Әлеге чара пандемия чорында гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Элегрәк беренчел взносның күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил иткән иде», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Яңа ярдәм чарасы гамәлгә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин депутат Ркаил Зәйдулланың чыгышына карата фикерен әйтте

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге парламент утырышында депутат Ркаил Зәйдулланың, Татарстан Президентына кандидатлар ике дәүләт телен белергә тиеш, дигән сүзенә карата үз фикерен әйтте. Бу хакта ул матбугат конференциясендә яңгыраган сорауга җавап бирде. «Бу норма Конституциягә 1992 елда салынган иде, республикада ике дәүләт теле тигез хокуклы булуы мәсьәләсе торды. Сөйләшү дә, төрле урыннарда хезмәт алу мөмкинлеге дә. Бу сорау актуаль булып кала. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татнефть» Татарстанда балалар бакчаларын ремонтлауга 100 млн сум акча бүлеп бирде

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 2017 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика программасы буенча 820 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. «Татнефть» компаниясе дә мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлауга үз өлешен кертте, моңа 100 млн сум тирәсе акча бүлеп бирде. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан балалар бакчаларында бюджет акчасына... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Коронавирус республика икътисадына тискәре йогынты ясады

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле вазгыять республика икътисадына тискәре йогынты ясады. Бу хакта бүген Дәүләт Советв утырышыннан соң, беренче яртыеллыкка йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәиит Мөхәммәтшин хәбәр итте. «2020 елның биш аенда гына да бюджетка 40 млрд сумнан артык акча кермәде», — диде парламент җитәкчесе. Еллык бюджет 178 млрд булганын исәпкә алганда, аның сүзләренчә, 40 млрд сум шактый зур акча. «Чыгымнарны бик чикләргә туры килә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Гидрометеорологя үзәгендә җәйнең икенче яртысы эссе булачагын әйттеләр

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Җәйнең икенче яртысы Россиядә кызу булачак, әмма бер төрле генә түгел. Бу хакта журналистларга РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости. «Җәйнең җылы һәм хәтта эссе булуы да көтелә, әмма бер төрле түгел», – дип искәртте метеоролог. Шул ук вакытта белгеч һава шартлары төбәктән төбәккә үзгәрүчән булачак, диде. Кичә Вильфанд глобаль җылыну аркасында яхшы һава торышына өметләнмәскә чакырды, дип билгеләп үтә «Известия» газетасы.

Tatar-inform.tatar 

Казанга керү юлында йөк машинасы һәм «БМВ» бәрелешкән, бөке барлыкка килгән

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керү юлында йөк машинасы һәм «БМВ» бәрелешкән, юлда җитди бөке барлыкка килгән. «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан видеоязманы вакыйга шаһитлары җибәрде. Шаһитлар сүзенә караганда, бүген көндезге сәгать икеләрдә республиканың Биектау районында Казаннан чыкканда авария булган. Биредә «БМВ» һәм «МАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Зур йөк машинасы бәрелүдән каршы як юлга чыгып киткән һәм барлык хәрәкәт полосаларын да диярлек туктаткан. Һәлакәт аркасында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда авыл медицина хезмәткәрләре быел 132 млн сум акча алачак

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел Татарстанда авыл җирлегенә күчкән медицина хезмәткәрләренә 132 млн сумнан артык акча түләргә җыеналар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова 2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде. «2020 елда программалар буенча кимендә йөз белгечкә 132 млн 250 мең сум акча бирү планлаштырыла»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык белән күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел беренче яртыеллыкта коронавирус белән бәйле чикләү шартларында эшкә йомгак ясады. «Халык белән эшләгәндә, күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый. Хәтта иң заманча компьютерлар да», — диде парламент җитәкчесе унберенче утырыштан соң журналистларга. «Безнең эш — халык арасында булу, гозерләрен ишетү. Пандемия булса да, эшчәнлекнең яңа формаларын таптык, 1,5 метр ара калдырып, битлектә очрашулар үткәрелде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда Коръәннең татар телендәге тәфсире башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам. Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы — Коръәннең татар телендәге тәрҗемәсе башкорт теленә тәрҗемә ителәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Камил хәзрәт татарча тәфсирне Уфада узган „Россия — ислам дөньясы“ утырышында узган ел тапшырган иде. Хәзер без эшлекле төркем булдырабыз, аның беренче утырышы узды. Татар телендә чыккан тәфсирләрне башкорт теленә төгәл... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә Роспотребнадзор сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерә башлаячак

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе иртәгәдән сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Тикшерүләрне без иртәгәдән башлаячакбыз – бу башка объектларга булган кебек мониторинг булачак», – диде спикер. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән Коръән басмасын Башкортстанга җибәрделәр

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең 600 нөсхәсен Башкортстанга җибәрделәр. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кәләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» — Коръән мәгънәләрен татар теленә тәрҗемә итү, ТР Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрияты тарафыннан басылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Туган тел елы кысаларында, федерация субъектлары мөселманнар өчен Изге Китапны хәзерге заманча тәрҗемә итү өчен, махсус тираж чыгарырга кушты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Салават күпере»ндә янгын аркасында күпкатлы йорттан кешеләрне эвакуациялиләр

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Салават күпере»ндә янгын чыккан күпкатлы биек йорттан кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Сажинов урамындагы 3нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына алынган. Шалтыратучылар унсигез катлы йорт подъездыннан куе төтен чыгуын хәбәр иткән. Ачыкланганча, янгын балконнарның берсендә чыккан. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коронавируска каршы вакцинаны сынауның икенче фазасы тәмамлану срогын атадылар

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны сынауның икенче стадиясе 3 августта төгәлләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән хәбәр итә. Дмитриев әйтүенчә, өченче стадия Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә, шул исәптән Ерак Көнчыгышта да үткәреләчәк. «Без инде август – сентябрь айларында ук Россия вакцинасын куллана башлау өчен регулятор хуплавын көтәбез», - диде ул. Covid-19... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның элеккеге экология министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2003 елда ул чагында республиканың Буа районы башлыгы вазифаларын биләгән Әгъләм Садретдинов шушы ук район кешесен үтерүне оештырган. Район башлыгының гамәлләренә шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән зыян күрүченең... Читать дальше...


Режиссера «Чикатило» Андреасяна лишили водительских прав за пьяную езду

Белый дом подтвердил готовность к переговорам по ДСНВ с Россией

В Подмосковье 28 сентября пройдет конкурс-фестиваль «Серебряный аист»

Лечиться — просто. Новости фонда «АиФ. Доброе сердце»



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Андрей Воробьев рассказал о поддержке экспортеров в Подмосковье

Элитная распродажа. Стало известно, что за недвижимость продает Орбакайте

Почти 1 тысяча человек посетили фестиваль "День тыквы" в Чехове

Более 20 нарушений миграционного законодательства выявили в Одинцове летом

Музыкальные новости

Центр восточной медицины в Петербурге

Бастрыкин поручил возбудить дело против рубщиков леса в Хорошево-Мневниках

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

"Динамо" подало жалобу на вторую желтую карточку Маухуба в матче со "Спартаком"

Новости России

Команда из Подмосковья взяла бронзу на чемпионате РФ по мини водному поло

Белый дом подтвердил готовность к переговорам по ДСНВ с Россией

В Росавтодоре поддержали строительство Кольцевого маршрута в Калининградской области

Лечиться — просто. Новости фонда «АиФ. Доброе сердце»

Экология в России и мире

Подешевело в 2 раза: назван сезон, когда туры в Египет фантастически упали в цене - ещё можно успеть

В филиале «Забайкальский» подвели итоги первого этапа конкурса «Лучший по профессии - 2024».

Что модно этой осенью: советы по одежде от Эвелины Хромченко

Коллекция Michael Kors весна-лето 2025

Спорт в России и мире

51 год назад прошла «Битва полов» между Билли Джин Кинг и Бобби Риггсом

Александр Зверев снялся с турнира ATP-500 в Пекине

Дарья Касаткина проиграла четвёртый финал WTA в текущем сезоне

Алибек Качмазов поднялся на 73 позиции в рейтинге ATP, достигнув 179-го места

Moscow.media

Как и где заказать вкусные бургеры на дом?

Инфографика: сентябрьские изменения для автомобилистов при оформлении ДТП по европротоколу

Гортранс Екатеринбурга снова накопил многомиллионный долг за электричество

CorpSoft24 приняла участие в запуске Центра Технологий 1С







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *