Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 15.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районы сулыкларында полиция хезмәткәрләре рейдлар үткәрә

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдка чыкты. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә сылтама белән җирле басма хәбәр итә. Патруль төркеме әгъзалары ял итүчеләр белән әңгәмә коралар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр тараталар. Административ комиссия җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә дә ия. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан ТЮЗына яңа баш режиссер куелды

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачылар театрына яңа баш режиссер куелды. Әлеге вазифа Радион Букаевка тапшырылды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Бүген Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка яңа баш режиссёрны тәкъдим итте. «Тетарның киләчәге бар — мин моңа ышанам. Театрда ике башлангыч бар: берсе административ — анысын директор алып бара, икенчесе иҗади — анысы баш режиссёр җаваплылыгында. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта комбайннар парады узды

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Актаныш», Рузилә Хәсәнова). Бүген Актанышта комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Комбайннар парады дип йөртелүче әлеге чара Киров аермасында башланып китте. Биредә «Тамыр», «Чишмә» хуҗалыклары, «Чишмә» агрофирмасының барлык комбайннары да чыккан иде. Комиссия тарафыннан комбайннарның төзеклеге тикшерелә.

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсендә «Мәскәү онлайн-Сабантуе» призына футбол турниры оештырганнар

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Грибаново авылында «Мәскәү онлайн-Сабан туе — 2020» призына футбол турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Турнирны Мәскәүнең Зеленоград административ округы мөселманнары оешмасы, Грибаново авылы мөселманнарының җирле оешмасы һәм Грибаново авылындагы Азымов КФКсы оештырган. Яшь футболчылар Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Наил Якубов ярдәме белән 2019 елда төзелгән футбол кырында уйнаган. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда «Ирәндек моңнары» башкорт җыры бәйгесе оештыралар

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда онлайн оештыру комитетында башкорт җыры башкаручыларының «Ирәндек моңдары» төбәкара бәйгесен уздыру вакытын билгеләделәр. Быел ул Сибайда 21-22 августта узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Нигезләмә буенча, бәйгегә 7-16 яшьлек балалар, 17-65 яшьлек үзешчән башкаручылар, 17-45 яшьлек һөнәри башкаручылар кертелә. 7-16 яшьлек балалар арасында бәйге бер турда 10 августта онлайн-режимда уздырыла. Үзешчән һәм һөнәри башкаручылар бәйгесе ике турда уздырылачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда июль ахырындагы һава торышы турында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. «Айның соңгы декадасында температура фоны климатик нормадан түбән булмаячак. Әгәр атна дәвамында температура төшү фаразланса, моңыннан соң тагын җылы булачак», — дип сөйләде Юрий Переведенцев, шулай ук республикага кабаттан эссе һава торышы килү ихтималын да әйтте. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Герое Рәис Мостафин вафат булу сәбәпле, Оренбург татарлары кайгы уртаклаша

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Оренбургта яшәүче Россия Герое Рәис Мостафин 13 июль көнне озакка сузылган авырудан соң вафат булды. 23 октябрьдә аңа әле кырык яшь кенә тулган булыр иде. Оренбур татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханә коллективы, «Яңа Вакыт» редакциясе мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Күрсәткән батырлыгы өчен, Россия президенты указы белән 2000 елның 11 июлендә Рәис Мостафинга Герой... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда төзелә торган Җәмигъ мәчетендә үзәк баскыч һәм корпуслар барлыкка килде

(Яр Чаллы, 15 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мөхтәсибәте башлыгы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм фонды җитәкчесе Уел Хәсәенов белән мәчет төзелешен карады. Төзүчеләр үзәк баскычны төзүне тәмамлады һәм мәчетнең ике төп корпусын күтәрүне дәвам итә — хәзер алар өченче катта эшли. Булачак гыйбадәт йорты шәһәр халкы соклана алырлык матур рәвешкә керә башлады. Чаллы мэры Наил Мәһдиев үтенече буенча объект тирәсендәге төзелеш коймасын өлешчә күчерделәр. Бу Чаллы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Авыл хуҗалыгы министрлыгы журналистлар һәм блогерларны бәйгегә чакыра

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен «Минем җирем — Россия» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгегә телевидениедә, радиода яңгыраган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан журналистик проектлар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Проектлар Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 һәм эсселек аркасында, «Үлемсез полк» акциясен кичектерүләре ихтимал

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» акциясе эссе һава торышы һәм коронавирус таралу вазгыяте аркасында кабат күчерелергә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына акцияне оештыручыларның берсе Елена Цунаева хәбәр иткән. Хәрәкәт 16 июльдә координацион совет утырышын уздырачак, анда бу мәсьәлә каралачак. «Бу ике яклы мәсьәлә. „Үлемсез полк“ ның уздырылуын телибез, әмма башка карар турында уйларга мәҗбүр итә торган берничә позицияне күрәбез. Кайбер төбәкләрдә аномаль эссе һава торышы саклана.... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнехановка Яшь тамашачы театры биналары комплексы проектын тәкъдим иттеләр

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә урнашкан берничә әһәмиятле объектны, шул исәптән Яшь тамашачы театрын да карады. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театр директоры Айгөл Горнышева белән берлектә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алышу булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов театрның хәзерге торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камил Ногаев татар теленең дәрәҗәсе түбән булуда үзен гаепле санаганын әйтте

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев татар теленең түбән дәрәҗәсендә үзен гаепле саный. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында әйтте. Аның сүзләренчә, еш кына башкаларны тәнкыйтьләп, кеше гаепне үзеннән эзләми. «Мин үземне татар теле кулланышы кимүендә гаепле дип саныйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә, гаиләмдә дә татар кешесе буларак тиешенчә эшләп бетермәгәндә гаеплемен. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән Әҗем мәчете һәм Челышев йортын карады

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты. Шулай ук ул реставрацияләнгән Әҗем мәчетен һәм төзекләндерелгән Челышев йортын да карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әҗем мәчетен реставрацияләү турында йөкләмәне Рөстәм Миңнеханов 2016 елда бирде. Фәткуллин урамындагы 15 йортта урнашкан мәдәни мирас объекты ул вакытта начар хәлдә иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа», «Яңа гасыр»га милли рух үсешендә ышаныч белдерелә

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мәдәният юнәлешендәге эшче төркемгә бурычлар билгеләде. «Мәдәният министрлыгын, „Татмедиа“, „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясен милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә», — диде ул беренче утырышта. Марат Әхмәтов, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, иҗат берләшмәләре, социаль... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган. Бу хакта Чувашия татарларының инициатив төркеме әгъзалары хәбәр итә. Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин — «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше. 60 яшен тутырган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды. Чувашия татарлары аның исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр. Ул нигез салган «Мишәр» ансамбле дә эшен дәвам итәчәк.

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» Татарстанда муниципаль сайлауларга 6,5 мең кандидат тәкъдим иткән

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» Татарстанда 13 сентябрьдә узачак муниципаль сайлауларга 6,5 мең кандидат тәкъдим иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтте. «Гомуми санга килгәндә, бу юлы да тәкъдим ителгән кандидатлар саны биш ел элеккеге кебек. Нәтиҗәләрен күрербез, — диде парламентарий. — 7,7 меңнән артык кандидат сайланачак, без „Бердәм Россия“дән 6,5 мең кандидат тәкъдим иттек. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мишустин Миңнехановның мускул авырулары булган балаларга ярдәм итү үтенечен хуплады

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауда ярдәм итү үтенечен хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. «Рөстәм Миңнеханов балаларны дәвалау эшен оештыруда ярдәм сорап ил Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллады. Хөкүмәт вәкиле әлеге гозерне хуплады һәм аны кураторлык итүче вице-премьер Татьяна Голиковага юллады», — диде Галимова. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге уздырырга тәкъдим итте

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге игълан итәргә кирәк дип саный. Бу хакта ул комиссиянең беренче утырышында әйтте. «Әдәбиятка яңа сулыш кертү максатыннан, комиссия исеменнән укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган әсәрләргә, ул төрле жанрлар булырга мөмкин, зур әдәби... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Татар дөньясы» китабы белән танышырга өндәде

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында «Татар дөньясы» китабы чыгу турында хәбәр итте.   «Татар халкы турында „Татар дөньясы“ дигән уникаль китап чыкты. Иң яхшы китап. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре анда чагылыш тапкан!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов. Китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда, дип өстәгән Президент. Алдарак «Татар-информ» китапка тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кергәнен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Машина йөртү таныклыгының срогы чыккан шоферларга ел ахырына кадәр штраф салмаячаклар

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгының срогы чыккан шоферларга бу ел ахырына кадәр штраф салмаячаклар. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре таныкларны алыштыру буенча ажиотаж ясарга кирәкми, өстәвенә срогы чыккан машина йөртү таныклыклары 2020 елның 31 декабренә кадәр автомат рәвештә озайтылды, дип белдерде. Машина йөртү таныклыкларын алыштыру өчен ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен коронавирус инфекциясе... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда кечкенә ЗАГСларда туйлар һәм урамда банкетлар уздырырга рөхсәт иттеләр

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 таралу аркасында кертелгән чикләүләргә яңа үзгәрешләр кертелде. Бүгеннән башлап зур булмаган кибет һәм кафеларга эшләргә, шулай ук ачык һавада туйлар һәм банкетлар уздырырга рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгән. Документта күрсәтелгәнчә, бүгеннән күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне 4 квадрат метр мәйданга бер кеше исәбеннән кабул итү рөхсәт ителә. Шулай ук 40 квадрат метр мәйданлы биналарда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның мәдәният өлкәсе волонтерларын грантлар конкурсында катнашырга чакыралар

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният волонтерлары мәдәният өлкәсендә волонтерлык эшчәнлеге грантларының беренче ачык конкурсында катнаша ала. Сайлап алу волонтерлар белән эшләүче ирекле коммерцияле булмаган оешмалар арасында булачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс «Мәдәният» илкүләм проекты «Иҗади кешеләр» федераль проектының «Мәдәният волонтерлары» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Иҗтимагый хәрәкәтләр, мәдәни учреждениеләр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркия Транспорт министрлыгы Россия белән авиэлемтәне яңарту турында белдерде

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы Россия хакимияте белән ике ил арасында авиарейсларны яңарту турында килешү төзелгәнен хәбәр итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза. Төркия агентлыгы мәгълүматлары буенча, очышлар 15 июльдән башланырга тиеш. Халыкара рейслар коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия Хөкүмәте тарафыннан 27 мартта туктатылган иде.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче 5 мең кешедә коронавируска иммунитет табылган

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләр яңа коронавирус инфекциясе антитәнчекләренә актив рәвештә тест уза, 5 мең кешедә иммунитет барлыгы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Бездәге халык үз теләге буенча Covid-19га иммунитетны ачыклауда актив тикшеренә. Бүгенге көндә 74 мең кеше үз иммунитетын тикшергән. Һәм аларның 7 процентында — якынча 5 мең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга барудан тыелып торырга киңәш итте

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы кертелү сәбәпле, халыкны урманга барудан тыелып торырга өндәде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасар Илгизәр Зарипов әйтте. «Хәзер җиләк чоры, кешеләр актив җыя. Җиләк җыярга яратучылар әйтүенчә, җиләк күп. Шулай да гражданнарга урманнарга барудан тыелып торырга кушабыз... Читать дальше...


Стас Барецкий поджег себя на съемках боевика

Мужчина и его мать погибли из-за пожара в Москве 23 июня

Авиалайнер из Москвы 23 июня прилетает в аэропорт Владивостока с задержкой

Тульского борца Сергея Семенова не допустили до участия в Олимпийских играх в Париже



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Московские будни 1940-х годов воссоздали в Музее Победы

Скотт Риттер: с Россией шутки плохи. "Дуайт Эйзенхауэр" поехал домой... "лечиться". Хуситы против американских авианосцев

Эксперт Моржаретто объяснил, как получить выплату за упавшее на авто дерево

Предсказание отрубленной головы. Как умер директор Музея кочевых культур

Музыкальные новости

Регистрация Модели в Сервисах Кастингов для получения Заказов на съемки!

В День памяти и скорби военнослужащие и сотрудники центрального аппарата Росгвардии возложили цветы к памятнику воинам войск правопорядка

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе

Каждый пятый россиянин считает, что привычка носить обручальное кольца и верность взаимосвязаны

Новости России

Неопределенность не помещает. Доллар поднимется до «сотки». Назван срок

Врач назвал опасные последствия употребления энергетиков

Тульского борца Сергея Семенова не допустили до участия в Олимпийских играх в Париже

Авиалайнер из Москвы 23 июня прилетает в аэропорт Владивостока с задержкой

Экология в России и мире

Как россиянам получить визу на Кипр: туроператоры дали подробную инструкцию

Продвижение Песни или Музыки в YouTube, RuTube, ВКонтакте, ЯндексДзен и других видеоплощадках!

Опубликован список авиакомпаний и их цены на перелёты в Таиланд этим летом

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Спорт в России и мире

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Калинская оценила выход в финал турнира в Берлине и вспомнила о Синнере

Калинская обыграла Азаренко и вышла в финал турнира в Берлине

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Moscow.media

Приезжие избили мужчину в подъезде. Слухи о его смерти оказались преувеличены

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

История одного похода

Audi работает над кроссовером RS Q6 e-tron с агрегатами от Porsche Macan Turbo







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *