Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 23.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Марат Җәббаров Зәйдә республика игенчеләрнең төбәкара семинар-киңәшмәсендә катнашты

(Зәй, 23 июль, «Татар-информ», « Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Бүген Зәйдә республика игенчеләрнең төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Семинарда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Агрокөч»  җәмгыяте җитәкчелеге, республиканың 12 районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, җир эшкәртү һәм механикалаштыру буенча консультантлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның Байлангар авылы «Ак калфак»лылары районнарының 90 еллыгына сөлге чигә

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Кукмараның Байлангар авылы «Ак калфак»лылары районнарының 90 еллыгы уңаеннан сөлге чигә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.  Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йортында оешкан «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына йөруче ханымнар чигү остасы, җирлекнең Ветераннар советы рәисе Гөлфия Газизуллина җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгы», «Кукмараның 90 еллыгы» уңаеннан үткәрелүче конкурска сөлге чикте. Үзенең һөнәрен, хезмәтен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Комбайнчыларга бушлай ашлыгы да, премиясе дә булачак - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Камил Сәгъдәтшин). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республиканың 19 районында урып-җыю эшләре башланып китте. Аларга көн саен яңа хуҗалыклар өстәлә. Нурлат районы хуҗалыкларында – 7157 гектарда, Алексеевск районында – 3715, Буа хуҗалыкларында – 3459, Әлки районында 3323 гектарда игеннәр теземнәргә салынган. Чистай, Азнакай, Чүпрәле районнарында да урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Иң югары уңыш ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗедә суд приставлары 15 тәүлеккә азык-төлек кибетенең эшен туктатты

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Әгерҗедә сатып алучыларны битлекләр һәм перчаткаларсыз керткән кибет эше туктатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Антон Курчаков хәбәр итте. Әгерҗедә суд приставлары суд карары буенча 15 тәүлеккә азык-төлек кибетенең эшен туктатты. Анда сатып алучыларны битлек һәм перчаткадан башка гына керткәннәр. Шәхси эшмәкәргә гадәттән тыш хәл... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның дүрт медицина учреждениесенә 33 млн сумга ИВЛ аппараты сатып алыначак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт медицина учреждениесе өчен 33 млн. сумга унҗиде ИВЛ аппараты сатып алырга планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Өч аппарат — Казан шәһәренең икенче клиник хастаханәсендә, бишесе — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм алтысы — Чаллының бишенче номерлы шәһәр хастаханәсендә, тагын өчесе - Чистай хастаханәсендә урнаштырылачак. «Җиһазларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча илкүләм проект кысаларында сатып алачаклар»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда яңгырдан соң машиналарның юлларда йөзүен видеога төшергәннәр

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда көчле яңгырдан соң машиналарның юлларда йөзүен видеога төшергәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә. Бүген көчле яңгыр явып шәһәрнең үзәк урамнарын, шулай ук Җиңү проспектын һәм Казанның башка районнарын су басты һәм хәрәкәт кыенлашты. Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеодагы кадрларда юлларда машиналарның ничек йөзеп барулары күренә, алар тиешле урынга зур кыенлык белән уза.

Tatar-inform.tatar 

Табиблар коронавирустан вакцинациянең кайчан башланачагы турында сөйләде

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр. Шул турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Беренче чиратта, препаратны медицина хезмәткәрләренә һәм COVID-19 инфекцияле кешеләр белән ешрак очрашучыларга тәкъдим итәчәкләр. Шул ук вакытта Мурашко күпләп вакцинацияләүне башлауны кайчанга планлаштыруларын әйтмәде. Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 25 июльдә ябык булачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 25 июльдә, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябылачак, бу көнне Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» тантаналы чара оештырыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен парковка һәм күзәтү мәйданчыгы 26 июльдән ачыла. «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәм чарасы 15.00 сәгатьтә башлана. Чарада утызга якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасының... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә 7 млн сумга якын акча алачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Татарстан иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә 7 млн сум чамасы акча алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабын узгач, татарстанлылар эксперт комиссиясе каршында уңышлы чыгыш ясады. Аның составына федераль министрлыклар, югары уку йортлары вәкилләре, зур... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Үзбәкстан ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашкан 22 кеше тоткарланган*

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Үзбәкстан ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашкан 22 кеше тоткарланган*. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәте матбугат хезмәтендә сөйләделәр. РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре һәм росгвардиячеләр Мәскәүдә, Новосибирскида һәм Красноярск краенда халыкара террорчылык оешмасының 22 катнашучысын тоткарлаган, алар арасында башлыклары да, гади катнашучылары да бар. Ячейкада терактлар кылырга өндәүләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Истанбулда Изге София мәчетенә өч имам билгеләделәр

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»).Төркиянең Дин эшләре буенча идарә башлыгы Али Эрбаш Истанбулдагы Изге София (Айя-София) мәчетенә өч имам һәм биш мөәзинне билгеләп кую турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Айя-Софиягә өч имам – Мехмет Бойнукалын, Феррух Муштуэр, Бюньямин Топчуоглу, шулай ук биш мөәзин билгеләнде», - диде Эрбаш журналистларга. Ул билгеләп үткәнчә, Бойнукалын - Истанбулның Мәрмәрә университетының дин гыйлеме факультеты профессоры, ә Муштуэр һәм Топчуоглу халыкара конкурсларда иң яхшы Коръән укучылары дип танылган.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсына чакыра

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге барлык теләүчеләрне «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсында катнашырга чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Фоторәсемнәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Татарстанның ямьле табигате», «Авыл тормышы»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевны искә алды

(Казан,23 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевны искә алды. Бүген, 23 июльдә, армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка 97 яшь тулган булыр иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Федераль хәрби мемориаль зиратта легендар генерал, алты сугышта катнашкан милләтәшебез каберенә чәчәкләр салдылар. Чарада Татарстанның вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә башлады

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 17 июльдән 17 августка кадәр Татарстанның Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.  Конкурста республиканың 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләре катнаша ала. Гаризалар www.molparlament.tatar сайтында кабул ителә. «Гариза тапшыручыларның барысы өчен дә яшьләр соравыннан чыгып формалаштырылган белем бирү модуле оештырылачак. Һичшиксез, сексуаль көчләү темасы һәм гендер тигезсезлеге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тукай районы башкарма комитеты башлыгы аферада шикләнелә

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тукай районы башкарма комитеты башлыгы авылларны төзекләндерү буенча афераларда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Караклык факты Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. 2018 елда «Тукай Тепло-Газ» компаниясе җитәкчесенең республиканың Тукай районында 16 авыл җирлегендә, янәсе,төзекләндерү... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда Яңа бистә мәчетен, аны «Ак мәчет» дип тә атыйлар, төзекләндерергә ниятлиләр. Бина 1801-1805 елларда төзелгән, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Шуңа күрә аны яңарту ТР мәдәни мирасны саклау комитеты белән килештереләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. «Бер яктан, мәчетнең тарихи йөзен саклап торгызу һәм саклау зарурилыгы бар, ә икенче яктан — аны, өммәтнең заманча таләпләрен исәпкә алып, тулысынча файдалану мөһим»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда унике халык һөнәрчелеге вәкиле биш млн сум грант алачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Быел Татарстанда традицион сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшләүче 12 кече һәм урта бизнес вәкиле 5 миллион сумлык ярдәм алачак. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен өч баскычлы чара эшләде, ул аларга 500, 400 һәм 300 мең сум күләмендә грантлар алырга мөмкинлек бирә. «Быел грантларны 12 эшмәкәр алачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин яшь идарәчеләргә Татарстанның үсеш тенденцияләре турында лекция үткәрде

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты һәм аларга республика үсеше тенденцияләре турында лекция укыды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Мөхәммәтшин республикада идарәче кадрларны әзерләү эше системалы дәрәҗәдә алып барылуын искәртте. Төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге хәзерге кайбер җитәкчеләр Татарстан кадрлар резервыннан үсеп чыккан кадрлар. Республика үсеше... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Россиядә беренче бонд зонасын булдырырга мөмкиннәр

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда Россиядә чит ил интернет-сәүдә өчен беренче бонд зонасы барлыкка килергә мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим белән тиешле хатны РФ Финанслар министры Антон Силуановка юллады. Бу хакта ТР бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, В2В2С бонд складлары моделе чимал булмаган ваклап сату экспортына ярдәм итү һәм аны үстерү өчен нәтиҗәле чара, шулай ук таможня җыемнары һәм түләүләренең гадиләштерелгән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа уку елында балалар бакчалары, мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булу шарт

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Ул мәгариф оешмалары шушы җиһаз белән тәэмин ителергә тиешлеген әйтте. «Стационар булмаса, күчмә булса да ярый. Хәзер бу мәсьәлә буенча республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшлибез», — диде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «Стрижи» төркеме пилотлары белән Казанда чыгыш ясар алдыннан очрашачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә катнашачак Россия Хәрби-һава көчләре югары пилотажының «Стрижи» төркеме пилотлары белән эшлекле очрашу уздырачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Бәйрәм программасы турында сөйләгәндә,  быел чарада  кече һәм авыр стратегик авиация һава судноларының, пилотсыз очу аппаратларының очышлары, шулай ук Ан-2 самолетыннан парашютчылар сикерүе булачак, диде Галимова. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

13 яшьлек кыз белән никахлашкан өчен элеккеге имамны 4 елга колониягә хөкем иткәннәр

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Чирмешән район суды элеккеге имам Рәсүл Салиховка карата хөкем карары чыгарган, ул узган елның көзендә мәктәптә укучы булган 13 яшьлек кыз белән никах укыткан. Бу хакта суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Суд Салиховны «Уналты яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәттә булу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм аны дүрт ел ярымга гомуми режимлы колониягә җибәргән. «Моннан тыш, биш ел дәвамында суд... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марттан башлап эш белән тәэмин итү үзәге аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Республикада эшсез кешеләр саны арту темпы кимегән. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Хәзер без тотрыклы эшчәнлектә. Эшсезләрнең үсеш темплары кими, аерым муниципаль берәмлекләрдә ул стабильләшә. Эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашучылар саны арта һәм аларга ярдәм күрсәтелә. Беренче марттан эш белән тәэмин итү хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылды», - диде министр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов һәм Комаров Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты

(Казан, 23 июль, «Татар-информ» ). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров төбәкне социаль-икътисадый үстерү, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Казанга эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров Федераль дәүләт теркәү... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Вируслы пневмония барлык үпкә ялкынсыну очракларының 8 процентын тәшкил итә

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Вируслы пневмония барлык үпкә ялкынсыну очракларының 8 процентын тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте. Ул бүген Татарстанда ОРВИ симптомнары белән 7215 авыру очрагы теркәлгәнен әйтте. «Хәзер барлык пневмонияләрнең 8 проценты вируслы санала. Сулыш юллары авырулары булган кешеләр хәзер потенциаль шикле пациентлар булып карала башлады. Читать дальше...


Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

Надежный кроссовер Toyota Corolla Cross сильно подешевел в России

Не только гонки: что еще посмотреть на ЗА РУЛЕМ ФЕСТ?

Владимирскую область вновь отнесли к регионам с «зеленым» уровнем федерального софинансирования



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Ученица Бауманской инженерной школы в Москве сдала ЕГЭ на 400 баллов

Не только гонки: что еще посмотреть на ЗА РУЛЕМ ФЕСТ?

Как ульяновские чекисты пошли по следу диверсантов и сохранили мост через Волгу

Туроператоры назвали стоимость путевки в Турцию в июле на двоих

Музыкальные новости

Путин припомнил Анкаре за двойную игру: Эрдогану придется раскошелиться на 60 млрд долларов

Молодёжное первенство. "Зенит" уступил "Динамо", "Спартак" перестрелял "Крылья".

Каждый пятый россиянин считает, что привычка носить обручальное кольца и верность взаимосвязаны

"Спартак" хочет приобрести мексиканского форварда "Фейеноорда" Хименеса

Новости России

Как ульяновские чекисты пошли по следу диверсантов и сохранили мост через Волгу

Новый образовательный комплекс построят в Щербинке

Не только гонки: что еще посмотреть на ЗА РУЛЕМ ФЕСТ?

В столкновении рейсового автобуса с легковушками в Воронежской области погиб 1 человек, 8 пострадали

Экология в России и мире

Никакой сметаны: что делать с солнечным ожогом рассказал доктор Кутушов

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

Опубликован список авиакомпаний и их цены на перелёты в Таиланд этим летом

Неделя восточной культуры "Караван Парад" на ВДНХ

Спорт в России и мире

Маринов, Мартьянова, Шлейхер: кто еще из звезд Игр БРИКС мог поехать на Олимпиаду в Париж

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Калинская обыграла Азаренко и вышла в финал турнира в Берлине

Moscow.media

История одного похода

Похоже, лабиринт Минотавра нашли на Крите

Axenix перевел разработку платформы In.Plan на сервисы Yandex Cloud

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *