Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 14.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Алексеевск районында сабанчылар конкурсы узды

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Алексеевск районында «Иң яхшы сабанчы» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярышларда катнашучылар алдында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путинга Covid-19 йоктырган пациентларның кан составы үзгәрүе турында сөйләделәр

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы глюкозага мохтаҗ, шуңа күрә инфекция белән авыручылар канындагы шикәрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Бу хакта «Эндокринологиянең илкүләм медицина тикшеренү үзәге» оешмасы башлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы академик Иван Дедов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте. «Шунысы кызык, коронавирус беркайчан да шикәр диабеты белән авырмаган кешеләрнең канында шикәр дәрәҗәсе ике пунктка күтәрелүен күрсәтә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра. Китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп. Басма дүрт бүлектән тора... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор: Пневмония белән авыручылар санының артуы иртә диагностикага бәйле

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда пневмония белән авыручылар саны компьютер томографиясе ярдәмендә башкарыла торган яхшы диагностика аркасында арта. Әмма 2020 ел күрсәткечләрен алдагылар белән чагыштыру дөрес түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә пневмония белән авыру очракларын узган ел һәм хәтта күп еллык уртача күрсәткечләр белән чагыштыру дөрес түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан — Яшел Үзән трассасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан — Яшел Үзән трассасында «Газель» катнашындагы җитди юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген кичке сәгать бишләрдә Яшел Үзән ягына бара торган юлда «Газель» катнашында куркыныч авария булган. Шунлыктан юлда зур автомобиль бөкесе барлыкка килгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, АЗС янында «ГАЗель» автомобиле бордюрга килеп бәрелгән. Шуннан машина борылып китеп, юл киртәсенә барып кергән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең чираттан тыш утырышын уздыра. Бу хакта автономиянең инициатив төркеме хәбәр итә. Бүген Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең инициатив төркеме җыелып иртәгә утырыш уздыру мәсьәләсен караган. Инициатив төркем хәбәр итүенчә, көн тәртибенә ике мәсьәлә тора. Беренчесе - Чувашия татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы сәбәпле аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе. Икенче мәсьәлә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер, алар арасында Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башлыгы Майя Ломидзега сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «14 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Россия туристларын билгеле бер шартларда кабул итәргә әзер сигез ил бар: Төркия, Куба, Доминикана, Мексика, Мальдивы, Хорватия, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре. Без, һичшиксез, туристик юнәлешләр булган һәм Россия базарында ихтыяҗ зур булган илләрне алдык»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Олег Кинҗәгулов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булды

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов яшь иҗат әһеле буларак Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булган. Стипендиатларның исемлеге РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган. Яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләрен әлеге стипендиягә РФ Театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән. Исемлектә Россиянең төрле өлкәләреннән 33 егет һәм кыз бар. «Мин бары тик остазларыма рәхмәт кенә әйтә алам. Алар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сазлык-болын киекләренә җәйге ау ачыла

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Сазлык-болын киек кошларына җәйге ау сезонын Татарстанда гадәти режимда – Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле чикләүләрсез үткәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте. «Әлегә без үзгәрешләр кертү өчен нинди дә булса сәбәпләр күрмибез. Ау алдагы еллардагы кебек үк башкарылачак», - диде агентлык әңгәмәдәше. Чиспияков сүзләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә кабат аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, төнлә республикада 21-26 градус җылы булуы фаразлана. Көндез исә һава температурасы 29-34 градуска кадәр, республика көнчыгышында 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк. Элегрәк «Татар-информ» иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип хәбәр иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Табиб Covid-19 инфекциясе симптомсыз очракларының куркыныч булуы турында әйтте

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Коронавирусны симптомсыз йөртүчеләрдән йоктыру куркынычы авыру авыр формада үтүче кешеләрдән йоктыруга караганда күпкә югарырак. Бу хакта Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Раковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.   Мондый белешмәләр РФ башкаласының Сәламәтлек саклау департаменты белгечләре тарафыннан зарарланган кешеләрнең якын контактлары арасында инфекция таралуны анализлау нигезендә алынган. Анастасия Ракова сүзләренә караганда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә «Мохтаҗларны ашат» акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем «Зәкят» фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сум тәшкил итә. Малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү бушлай. Моннан тыш «Зәкят» фондының... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Думасына 30 ел эчендә йөздән артык федераль закон проекты кертте

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 30 ел эчендә Татарстан Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте. Депутат сүзләренә караганда, 1990 елдан Татарстанның 13 закон чыгару инициативасы федераль законга әверелде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика парламенты инициативасы белән әзерләнгән берничә федераль закон проекты каралуның төрле стадияләрендә тора. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе балаларны иҗади бәйгегә чакыра

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 5-14 яшьлек балалар өчен конкурс уздыра. Ул Корбан гаете бәйрәменә багышланган. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Конкурста катнашу өчен ислам һәм мөселманнарның төп тантанасына багышланган рәсемнәр, эшләнмәләр һәм шигырьләр кабул ителә. Моның өчен балаларның иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре) һәм Instagram социаль челтәрендәге үз битенә шигырьләр уку видеоларын йөкләргә кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан «Эрмитаж»ында Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачыла

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 31 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рәссамның Франция, Италия, Германия, Төркия, Болгария һәм Кытай җирләрендәге иҗади сәяхәтләре арасында Россия, бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Казан аерым урын алып тора. Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Татарстан башкаласы күренешләре ачып җибәрә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Павлова: Балаларны диңгездә ял итү хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Балаларның ялын үз төбәгең һәм чиктәш территорияләрнең чикләре белән генә чикләү - бу аларны тулы канлы ялдан мәхрүм итү дигән сүз. Мондый фикерне Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» проекты координаторы Ольга Павлова җиткерде. «Россиядә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон Россиядәге барлык балалар өчен дә ял итү хокукын күздә тота һәм балаларны территорияләргә бүләргә ярамый. Татарстанның көньякта монолагерьларда яшәү мөмкинлеге бар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте клубы оештырылган

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге Төбәк җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) клубы оештырылган. Якын арада беренче очрашу уздырылачак. Бу хакта төбәк җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  «Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе ТМШ җитәкчелегенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белемнәре җитмәү белән бәйле. Каядыр җыелыш уздыру форматы дөрес булмаган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады. Аларда 800 квадрат метрдан артык булмаган, аерым керү урыны булган аерым кибетләр ачылды. Аерым алганда, «Горки Парк» сәүдә үзәгендә Baden, FUN DAY, KARI, «Детский мир», «М.Видео» һәм «Лента» кибетләрендә аерым керү юллары бар. Күп кибетләр ЦУМ сәүдә үзәгендә ачылды, чөнки бинага алты аерым керү урыны бар. Үзәк ишек янында килүчеләрнең керүен сакчы координацияләп тора. Акрынлап «Мега» сәүдә үзәге дә эшли башлады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

25 июльдә Мөслимдә федераль авыл сабан туе булмаячак

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган Федераль авыл сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе. Бу хәбәрне “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде. “Мөслим районында федераль авыл сабан туен быел үткәрмәскә карар кылынды, гәрчә район хакимияте дә, республиканың Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да әзерлекне югары дәрәҗәгә җиткергән булсалар да. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор чит илләрдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләрен аңлатты

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чит ил кешеләрен Татарстан территориясенә Covid-19 коронавирусы булмау турында белешмәләре булган очракта кертәчәкләр, ә Россия халкына тестны өч көн эчендә тапшырырга кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Чит илләрдән килүчеләр ике категориягә бүленә. Бу - чит ил һәм безнең ил гражданнары. Башка илләр белән безнең элемтәләр ачыла. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ тарихында беренче тапкыр шәрык телләре буенча магистрлык программалары ачыла

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында беренче тапкыр шәрык телләре буенча магистрлык программалары булдырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Эльмира Хәбибуллина сөйләде. «Әлеге программа шәрыкны өйрәнү һәм Африка белемнәре юнәлешендә булачак. Барлыгы 3 магистрлык программасы бар: гарәп теле һәм әдәбияты, төрек теле; кытай теле. Беренче юнәлеш — мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында гарәп... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ветеран янәшә яши» категориясе буенча килгән 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Халык контроле» системасына ел саен яңа категорияләр өстәлә. Быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, тест режимында «Ветеран янәшә яши» категориясе кертелгән. Барлыгы 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән, дүртесе - эш стадиясендә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте. «Ветеран янәшә яши» категориясе ветераннарга тиешле ярдәм күрсәтелү сорауларына багышланган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Дәүләт Думасы каравында Татарстанның 26 федераль закон проекты бар

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасы каравында республика парламенты тарафыннан тәкъдим ителгән 26 федераль закон проекты бар. Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров утырышта шул хакта хәбәр итте. Депутат сүзләренчә, 90нчы еллардан башлап Татарстан Дәүләт Советы закон чыгару инициативалары сыйфатында Дәүләт Думасына 111 федераль канун проекты тапшырган. Шуларның унөче федераль законга әверелгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җирлекне ямьләндерү, юллар “Халык контроле” системасында иң актив категорияләр булган

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында территорияне ямьләндерү, юллар иң актив категорияләр булган. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте. Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан үлүчеләрнең ни өчен артуын аңлаттылар

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының артуы хастаханәләргә авыр хәлдәге пациентларны китерүләре белән бәйле. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Пациентларның бер өлешен, чыннан да, безгә авыр хәлдә китерделәр. Без ниндидер ачыктан-ачык күренеп торган тенденция бар дип әйтә алмыйбыз. Әмма, кызганыч ки, хәзер үлем очракларының артуын билгеләп үтәбез. Читать дальше...


Белый дом подтвердил готовность к переговорам по ДСНВ с Россией

Рыболовный фестиваль «Сенежский хищник» провели в Солнечногорске

Суд в Москве арестовал водителя после ДТП с тремя погибшими

Сербская художница провела для воронежцев «шерстяной» мастер-класс



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Стали известны детали контракта Пьянича с ЦСКА

Суд в Москве арестовал водителя после ДТП с тремя погибшими

Сербская художница провела для воронежцев «шерстяной» мастер-класс

Актриса Евгения Ядрец: «Диапазон моих ролей в театре очень широк»

Музыкальные новости

«Спартак» — «Динамо» Москва — 2:2. Видеообзор матча РПЛ

Внимание Премьера! 6 ноября в ДК им. Ленсовета рок-мюзикл «Страсти по Меркьюри. Remastered»

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Центр восточной медицины в Петербурге

Новости России

Бывшего замминистра обороны России оставили в СИЗО до 25 декабря

«Леша такой же, как Юрий Гаврилов: видит поле, читает игру». Интервью первого тренера Батракова

Чем грозит НАТО милитаризация Арктики?

В округе Шаховская реализован на торгах самый бюджетный участок за неделю

Экология в России и мире

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Артем Мелихов возглавил столичную сеть клиник «ABC-медицина»

Прослушивания Яндекс Музыка. Увеличение прослушиваний в Яндекс Музыка.

Преданья старины глубокой под тропический коктейль

Спорт в России и мире

Дарья Касаткина проиграла четвёртый финал WTA в текущем сезоне

Рейтинг WTA. Эрика Андреева обновила личный рекорд, Саккари выпала из топ-15, Шрамкова поднялась на 41 строчку

Касаткина проиграла Хаддад-Майе в финале турнира WTA 500 в Сеуле

Вероника Кудерметова победила Викторию Томову и пробилась в полуфинал WTA-500 в Сеуле

Moscow.media

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Названы самые красивые места в России для осенних путешествий

Слои износа устроили на 35 км трассы Р-132 Золотое кольцо в Ярославской области

Розовое утро....







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *