Кукмара районында авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәдә катнашты
(Кукмара, 30 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Бу көннәрдә Кукмара районының Янил авылында җирлек башлыклары өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашында үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Семинарда катнашучылар иң элек Вахит авылында Сабантуй бәйрәме уза торган урында булды. Алга таба ял паркы, мәдәният йорты, спорткомплекс урнашкан территориядә башкарылган эшләр белән танышты. Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше авыл клубында үтте. Читать дальше...