Казаннан Калининградка яңа авиарейс ачылды
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казан белән Калининградны яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр ясала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте Казан аэропортына сылтама белән хәбәр итте. Казаннан самолет пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә очып китә, Калининградка 13.55 сәгатьтә килеп җитә. Калининградтан рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә китә, Казанга 3.45 сәгатьтә килеп җитә. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Читать дальше...