Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланды
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланып китте, игенчеләр 19 июльдән уракка төште. Узган атнада районда комбайннар парады уздырылып, 93 комбайнның урып-җыюга әзерлеге каралды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Комбайннарны тиешле югарылыкта урып-җыюга әзерләгән 48 комбайнчыга район башлыгы Энгель Фәттаховның премияләре тапшырылды. Быел комбайнчыларның теория белемнәре дә сыналды, югары әзерлекле 9 комбайнчыга 5 мең сум премия тапшырылды. Читать дальше...