Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды
(Казн, 12 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды. Бу хакта район газетасы яза. Бу фаҗигадә Кайбыч районы Мәлки авылыннан Сергей Рябчиков, Иске Тәрбиттән Альбина Иванова, Наташа Башуринаның гомере фаҗигале төстә өзелде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты.