Кукмарада яшәүче Рифнур Минһаҗев грант акчасы ярдәмендә умартачылык белән шөгыльләнә
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Үткән ел Татарстанда фермерларга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа «Агростартап» проекты эшли башлады. Кукмара районында яшәүче Рифнур Минһаҗев та анда катнашып, 3 миллион сум грант отуга ирешкән. Бу хакта Кукмара район газетасы хәбәр итә. «Грант безгә эш башлау өчен бик зур ярдәм булды. Чөнки әлеге акчага трактор, корт ояларын күчереп йөртү өчен прицеп, 120 баш умарта, бал аерту җайланмасы һәм бик күп умартачылык кирәк-яраклары сатып алынды. Читать дальше...