Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 24.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районына республиканың утыз районыннан фермерлар җыелды

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның утыз районыннан фермерлар Владимир Аппаковның атаклы «Якташлар» хуҗалыгында булды. Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары Ленар Гарипов ачты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Күргәзмә участокларда авыл хуҗалыгы культураларының алтмыштан артык сорты тәкъдим ителде, шул исәптән көзге бодайның 10 сорты, рапсның 19 сорты, кукуруз гибридларының 20 гә якын сорты, көнбагышның 20 сорты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районының Чумачка авылы юбилеена мемориал төзеткәннәр

(Чирмешән, 24 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районындагы кечкенә авылларның берсе — урман куенына сыенып утырган Чумачкага нигез салынуга 100 ел булды. Юбилей уңаеннан мемориал төзеткәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чумачкалыларның бу датаны зурлап билгеләп үтү нияте бар иде, тик моңа илдәге вазгыять комачаулады. - «Авылыбызда мемориал төзү, авыл турында буклет бастыру һәм авыл бәйрәме оештыру идеясе бар иде», — ди Чумачкада туып үскән, бүген Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Габдулла Латыйпов. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфа шәһәре администрациясенә Салават Юлаев һәйкәле каралмаган өчен штраф салынган

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Уфада Салават Юлаев һәйкәле тиешле хәлдә каралмаган. Шуның өчен 15 майда Уфа шәһәре администрациясе, мәдәни мирас объектын тиешенчә карап тотмаган өчен, суд тарафыннан 200 мең сум күләмендә штрафка - административ җаваплылыкка тартылган. Суд карары 2020 елның 13 июлендә үз көченә кергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Ведомство Салават Юлаев һәйкәлен саклау буенча эшләр башкаруга рөхсәт биргән. «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Үлүчеләрнең берсе — 1938 елда туган. Аны 23 июньдә Тукай хастаханәсенә алып киләләр. Пациентта авыр формада коронавирус авыруы, шулай ук ике яклы пневмония булуы ачыклана. Аның хәле эндокрин системасы авырулары булуы аркасында начарлана. Пациент 15 июльдә вафат була. Шулай ук 1951 елда туган пациент... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Оренбург өлкәсендә башкорт җыры онлайн-конкурсы башланды

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсендә «Яши әле башкорт моңнары» төбәкара онлайн-конкурсы старт алды. Конкурста катнашу өчен төрле яшьтәге солистлар һәм коллективлар чакырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Җиңүчеләрне онлайн-конкурс жюрие билгеләячәк. Аның составына Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсенең танылган эстрада башкаручылары, сәнгать осталары һәм мәдәният эшлеклеләре керә. Конкурс нәтиҗәләре 15 августта игълан ителәчәк. Катнашу өчен 13 августка кадәр башкорт телендә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы сакланачак

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июльдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һавабулачак. Бөтен республика буенча урыны белән яңгырлар көтелә. Төньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, Татарстан территориясендә һава шартлары киләсе атна башында гына бераз үзгәрәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда пенсионер хатын-кыз каракларга 390 мең сум акча күчергән

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда пенсионер хатын-кыз, тупланган акчасын саклап калам дип, ялган банкирларга 390 мең сум акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга банктан дип шалтыратканнар. Ул ялган банкирлар әйтеп торуы буенча банкомат аша мошенникларның кесә телефоннарына 390 мең сум акча күчерә. Караклар корбаны булуын аңлаган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ялган банкирлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Казан сөлгесе» фестивале онлайн-форматта узачак

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 28-30 август көннәрендә «Казан сөлгесе» V фестивале узачак. Быел ул онлайн-форматта үткәрелә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе сайтында хәбәр ителә. Ел саен фестивальдә ансамбльләр составына кергән 800дән артык кеше, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән,  Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Республикаларыннан халык җырлары, биюләре һәм инструменталь жанр башкаручылары катнаша. Сәхнәдә үзешчән сәнгатьнең талантлы вәкилләре дә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Идел елгасында су коенганда ир-атны катер бәрдергән

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан кырыенда Иделдә су коенганда катер винты ир-атны җәрәхәтләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 13.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Васильево бистәсендә Иделдә тиз йөрешле катер ир-атны бәрдергәнлеге турында хәбәр алынган. Әлеге хәл ярдан 50 метр ераклыкта булган. Катер белән идарә иткән 69 яшьлек ир-ат йөзүчене күрмәгән һәм 53 яшьлек ир-атны бәрдергән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Театрларга спектакльләр вакытында азык-төлек сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте театрлардагы чараларда азык-төлек сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Чаралар вакытында (концерт, тамаша, спектакльләр) су һәм эчемлекләрдән тыш, азык - төлек продуктларын сату тыела», - диелә документта. Шулай ук тамашачылар спектакль һәм концертларга битлекләрдә генә йөри алачак, диелгән документта.

Tatar-inform.tatar 

40 яшьтән узган хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен бер ял көне бирәчәкләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең эштән бер көн азат ителү хокукын күздә тоткан законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә. Закон елга бер тапкыр диспансеризация узу өчен эш урынын һәм хезмәт хакын саклап, 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бер көн эштән азат итүне күздә тота. Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әстерханда татар мәдәниятенә багышланган кичәгә чакыралар

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Әстерхан өлкәсе халык мәдәнияте фәнни-методик үзәгенең Дуслык һәм һөнәрчелек йорты бинасында татар мәдәниятенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Этнокичә. Бергәләп ял итәбез» дип аталган татар милли мәдәниятенә багышланган чара 24 һәм 25 июльдә 18: 00 сәгатькә планлаштырылган. Кунакларны «Ялкын» татар җыры ансамбле һәм солист-вокалчылар Эльвира Молебнова, Фәридә Абдуллаева, Людмила Задачина, Алексей Иванов... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ял көннәре яңгырлы булачак

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә һава торышын Татарстанда республика территориясенә килгән циклон билгеләячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Иртәгә, 25 июльдә, төбәктә һава шартлары тотрыксыз булачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яшенле яңгыр һәм көчәючән кыска вакытлы җил булуы ихтимал. Якшәмбе, 26 июльдә, циклон йогынтысында аязучан болытлы һава торышы булуы көтелә. Яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк җил фаразлана. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: Вакытында ярдәм күрсәтү өчен заманча санитар автомобильләр кирәк

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республика баш табиблары яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычын алды. Хәзер пациентларга ярдәм тагын да тизрәк күрсәтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү шартларында эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Иң мөһиме - вакытында ярдәм күрсәтү, ә ярдәм күрсәтү өчен заманча санитар автомобильләр кирәк. Ике ел эчендә 291 автомобиль булачак, аларны без республика бюджеты хисабына сатып алдык. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ләйлә Фазлыева: «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап. Укытучы булып эшләгән тарихымны искә алып әйтәм. Китаптагы текстлар фәнни яктан тикшерелгән, экспертизалар уздырылган», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. «Китапның электрон форматына таянып, укытучы балаларга татар халкының мәдәнияте, тормыш рәвеше турында дәрес аңлатканда иллюстратив материалларны да куллана ала. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы төзеләчәк

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу көздә рәсми рәвештә Казанга кушылачак Лаеш районы территориясендә яңа спорт комплексы төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова сөйләде.  «Казанга кушылган территориядә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча тренировкалар һәм ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзү планлаштырыла», – диде спикер. Ул бу территориягә республика хакимият органнарының да... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Андрей Кондратьев Татарстанда күп көнлек көзге сайлауларның өстенлекләрен әйтте

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Күп көнлек тавыш бирү процедурасы Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметәчәк, шулай ук республика халкына участокка уңайлы вакытта бару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.   «Өч көн тавыш бирү - бу уңайлы. Сайлаучы өстәмә процедуралардан тыш - бернинди гариза тутырмыйча, беркетмә таныклык алмыйча үзенә уңайлы көнне сайлау участогына бару көнен планлаштыра ала», - диде Кондратьев. Ул сайлауларның һәрвакыт ял көннәренә билгеләнүен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районында яшәүче бер ханымга бакчада мәк үстергән өчен җинаять эше яный

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Кукмара районында яшәүче бер хатын-кызга бакчасында үстергән мәк куаклары өчен җинаять эше яный. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полицейскийлар 52 яшьлек ханымның бакчасында 48 мәк куагы табып ала. Үсемлекләр экспертизага җибәрелә. Тикшеренү күрсәткәнчә, алынган матдәнең массасы 1,5 килограммнан артык тәшкил иткән. «Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йөз мең тиражлы «Татар дөньясы» китабы китапханәләргә һәм музейларга таратылачак

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов).Татар тарихын, мәдәниятен колачлаган «Татар дөньясы» китабының тиражы 100 мең булачак. Тарихи документларга, фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, рус һәм татар телләрендә язылган, меңнән артык иллюстрация кергән басманы «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр. Чарада авторлар һәм нәшер итүчеләр катнашты. «Татар дөньясы» китабын туплау эше ТР Президенты инициативасы белән башкарылды. Басманы чыгаруда ТР Фәннәр академиясе, хакимият органнары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Корбан гаете көнне бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үтәчәк

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Быел Мәскәүдә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үткәрелер дип планлаштырыла. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Галәмәләр шурасы башка мәчетләрдә һәм мөселманнарның җирле дини оешмаларында бәйрәм намазы оештырмаска киңәш иткән. Бу хакта РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге тәкъдим COVID-19 коронавирусы таралуга юл куймау максатын тота.  Мәгълүм булганча, быел Корбан гаете 31 июльгә туры килә. Голәмәләр мөселманнарга Корбан бәйрәмен гаилә белән өйдә үткәрергә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты район хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары ачкычы тапшырды

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды.  «Соңгы дүрт ай безнең сәламәтлек саклау тармагы өчен зур сынау булды. Безнең гражданнарның иминлеген саклау — бүген иң мөһим һәм катлау бурыч булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа машина ачкычларын хастаханәләрнең баш табиблары кабул итеп алды. Президент 54 машинаның барысы да медицина учреждениеләренә һәм хезмәткәрләрендә эшләрендә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның кулланучылар берлеге Россиядә иң яхшысы дип танылган

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан кулланучылар берлеге 2020 елның 1 кварталында РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасында берьюлы ике юнәлеш буенча лидер дип табылды. РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммасында шул хакта хәбәр иткән.   «Эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстергән өчен» Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Удмуртия татар яшьләре слетына Россия төбәкләреннән татарлар җыелган

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Әгерҗе районы Салагыш авылы янында, Кама елгасы ярында узган Удмуртия татар яшьләренең алтынчы слетында Пермь, Екатеринбург, Татарстаннан килгән яшьләр катнашкан. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Үткән ялларда оештырылган слетка барлыгы 50 кеше җыелган. Ике тәүлек дәвамында яшьләр төрле уеннар, конкурслар үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча төрле номинациядә җиңүчеләр бүләкләнгән. Остаханәләр дә оештырылган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтәләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартларының начараюы бүген, 24 июльдә, кич белән һәм иртәгә көндез көтелә. Бу вакытта республикада кыска вакытлы җил көчәюе белән бергә яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Tatar-inform.tatar 

Казанның Оренбург трактында тизлекне 110 километрга кадәр арттыру планлаштырыла

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Оренбург трактында юлдагы тизлекне сәгатькә 110 километрга кадәр арттыруны рөхсәт итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. Столбище борылышыннан алып аэропорт борылышына кадәр участокта тизлек режимын арттыру планлаштырыла. «Без анда яхшы юл булуын беләбез. Безне борчый торган бердәнбер нәрсә – анда җәяүлеләр кичүе һәм тукталышлар бар. Якын... Читать дальше...


Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Хуситы заявили об атаках на коммерческие суда в Хайфе и Средиземном море

Гражданка Чехии погибла из-за влетевшего в окно ее машины камня

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Аэропорт Уфы вернулся к штатному режиму работы после мощного ливня

Уфу накрыл мощный ливень: В аэропорту ушла под воду взлётно-посадочная полоса

«Челси» купил 17-летнего бразильца за 61 миллион евро

Певица Дженнифер Лопес готова развестись с Аффлеком из-за его скверного характера

Музыкальные новости

Посол Эмануэль: Визиты Путина в КНДР и Вьетнам реализовали худшие опасения США

Лучшим наставником АО «Желдорреммаш» 2024 года стал работник Ярославского ЭРЗ

"Это начало". На Западе раскрыли, с чем столкнутся США из-за шага Путина. В Евразии им не место

АО «Транснефть – Дружба» выполнило плановые работы на объектах в четырех регионах

Новости России

Десятки человек погибли на севере сектора Газа из-за ударов ЦАХАЛ

Вдова Шатунова во вторую годовщину смерти сделала откровенное признание

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты

Замена стояков водоснабжения в квартире — возможные причины, обзор материалов, особенности монтажа

Экология в России и мире

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

Как россиянам получить визу на Кипр: туроператоры дали подробную инструкцию

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Спорт в России и мире

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Маринов, Мартьянова, Шлейхер: кто еще из звезд Игр БРИКС мог поехать на Олимпиаду в Париж

Калинская обыграла Азаренко и вышла в финал турнира в Берлине

Касаткина проиграла Соболенко на турнире WTA в Берлине

Moscow.media

BIA Technologies вошла в число ведущих интеграторов программных и аппаратных решений России

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

История одного похода

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *