Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Февраль
2020

Новости за 13.02.2020

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Клара Булатова белән очрашу ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылды

(Әлмәт, 13 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Сөйләр сүзләр әле никадәр…» ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы уңаеннан үзәк китапханәдә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык шагыйре, кызыклы шәхес, бик күп китаплар авторы, популяр язучы Клара ханым Булатова белән очрашу үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уграда кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү законы инициаторы отставкага китте

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның үз теләге белән отставкага китүен кабул итте. Ул Обнинск шәһәре мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владислав Шапшаны билгеләде. Дәүләт башлыгы Указы Кремль матбугат хезмәте сайтында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Венера Ганиева: Илнар Миранов татар җырын Европа дәрәҗәсендә башкара ала

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Танылган җырчы Венера Ганиева үз укучысы Илнар Мирановны татар җырын Европа дәрәҗәсендә җырлый алган җырчы дип бәяләде. Казанның "Корстон" залларының берсендә татар эстрадасының яшь җырчысы Илнар Мирановның концерты башланып китте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Болгарда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан самбо буенча Татарстан беренчелеге уза

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 15-16 февральдә Болгар шәһәрендә «Олимп» спорт комплексы базасында самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында торак-коммуналь хезмәтләре өчен онлайн түләүчеләргә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр. РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка депутат Борис Чернышов шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азат Кадыйров Россия спорт министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары булачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Милли-мәдәни үзәк Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан» милли-мәдәни үзәге язучы Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте. Константин Васильев галереясында бу уңайдан махсус киңәшмә уздырылып, катнашучылар кандидатураны бертавыштан хупладылар. «Казан» милли-мәдәни үзәге киңәшмәне ачык форматта уздырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада Tatneft Europe трейдинг компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар Татарстан компанияләре продукциясен Евросоюз базарларында чыгару мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2024 елга Иделгә ага торган чистартылмаган су күләме өч тапкыр кимиячәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Иделне савыктыру» — Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программа иң күп акча таләп итә. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова). 18 февраль көнне Казан хоккей клубы Омск шәһәреннән килгән «Авангард» белән уйнаячак. Клубның рәсми сайтында эленгән афишада: «Чын татарча матч булачак», — дип вәгъдә ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Габдулла Тукайның замандашы, фотограф Кыйвам Зөлфакаровны искә алдылар

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның замандашы, шагыйрьнең туган якларын фотога төшергән фотограф Кыйвам Зөлфакаровның тууына 150 ел тулуга багышланган лекция укылды. Әлеге шәхес белән музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина таныштырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләр бүләкләнәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган һәм авариягә эләкмәгән Татарстанда яшәүче машина йөртүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда меңгә якын милләттәш-студент өчен беренче тапкыр очрашу оештырдылар

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген УНИКС концертлар залында меңгә якын милләттәш студент җыелды. Алар өчен TED форматында мотивацион чыгышлар һәм концерт программасы күрсәтелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр

(Казань, 13 февраля, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы томан вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен искәртә. Бу хактагы мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең рәсми сайтында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» Илнар Миранов концертын онлайн күрсәтә

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 13 февральдә, 20:00 сәгатьтә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Үзгәреш җиле» проекты катнашучысы, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйге призеры, «Тюрквижн» халыкара бәйгесе катнашучысы Илнар Миранов концерты булачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов: Һәр укытучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен хәтерлим

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада үзе укыган В. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашуда укытучыларын җылы сүзләр белән искә алган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. «1 класстан 10 класска кадәр укыткан һәр укытучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен хәтерлим һәм яратып искә алам», — дип әйткән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүчене Казахстаннан килгән анаболиклы посылка белән тоткарлаганнар

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Таможня хезмәткәрләре татарстанлыны анаболиклар белән посылка алганда тоткарлаган. Бу турыда Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов Арчада үзе укыган мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада үзе укыган В. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2020 елда Казанда ике юлда тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга уйлыйлар

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2020 елда Казанда Мамадыш трактында һәм Горький шоссесында тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Читать дальше...


Лавров прибыл в Нью-Йорк для участия в сессии Генассамблеи ООН

Прощай, ипотека: на рынок жилья приходят тяжелые времена

Предприниматель Станислав Кондрашов считает, что ИИ может быть успешным только с доверием

Жирков: «В словах Глушенкова нет ничего криминального. Мы тоже летали и играли в непростых условиях»



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Жирков: «В словах Глушенкова нет ничего криминального. Мы тоже летали и играли в непростых условиях»

В 100 –летие СЕРГЕЯ ПАРАДЖАНОВА ВСЕРОССИЙСКИЙ ФЕСТИВАЛЬ PARAJANOV - FEST пройдет с 5 по 30 октября

До 2 млн рублей. Заразившиеся ботулизмом подали иски к доставщикам еды

Предприниматель Станислав Кондрашов считает, что ИИ может быть успешным только с доверием

Музыкальные новости

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

Собянин: Москвичи завоевали золото на международной астрономической олимпиаде

Омич снова увез миллион с нового шоу Гарика Мартиросяна

«Спартак» интересовался защитником сборной Аргентины U23 Лукасом Эскивелем

Новости России

В 100 –летие СЕРГЕЯ ПАРАДЖАНОВА ВСЕРОССИЙСКИЙ ФЕСТИВАЛЬ PARAJANOV - FEST пройдет с 5 по 30 октября

Туляки заняли первые места на Всероссийском турнире по карате в Москве

Вернуть в состояние мечты. Надя победила рак, теперь ей важно спасти ногу

Прощай, ипотека: на рынок жилья приходят тяжелые времена

Экология в России и мире

Аделина Панина получила персональную звезду на аллее эзотериков

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.

Российская мода на «Текстильлегпром»

1114 кг мусора и вторсырья за час: новый рекорд акции «Живи Экологично»

Спорт в России и мире

Александр Зверев снялся с турнира ATP-500 в Пекине

51 год назад прошла «Битва полов» между Билли Джин Кинг и Бобби Риггсом

Елена Рыбакина снялась с турнира WTA-1000 в Пекине

Рейтинг WTA. Эрика Андреева обновила личный рекорд, Саккари выпала из топ-15, Шрамкова поднялась на 41 строчку

Moscow.media

В Екатеринбурге показали, как будет выглядеть обновленный сквер Бориса Рыжего

Холодная осень, 24-го....

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *