Калининград өлкәсе ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантаналы төстә Калининград өлкәсендә узды. Архангельск, Волгоград, Калининград, Псков, Муром, Түбән Новгород, Ленинград өлкәләре, Карелия, Коми республикалары, Ненец автономия округы, Санкт-Петербург шәһәре вәкилләре үз төбәкләренең символик билгесен әләмгә беркетте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...