Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Апрель
2020

Новости за 06.04.2020

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә полицейскийлар укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре теккән битлекләр кия

(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының мәгариф һәм мәдәният оешмалары хезмәткәрләре тәүлек дәвамында диярлек эштә торучы полиция хезмәткәрләре өчен күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Минем тарих-Минем Татарстан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллының нәни шахмат осталары Интернет-матчта Канададагы яшьтәшләрен җиңгән

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллының «Этюд» спорт мәктәбендә шахмат спорт төре белән шөгыльләнүче балалар Интернет-матчта Монреальдәге яшьтәшләреннән өстен чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га җиңүчеләрнең берсе Эмиль Гаттаровның әнисе Эльвира Гаттарова хәбәр итте. Бу турыда Чаллының рәсми сайтында да язылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка карантинда яраткан хобби белән шөгыльләнергә киңәш итте

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә яраткан хоббилары белән шөгыльләнергә киңәш итте. Бу хакта ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында узган концертында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә карабодай һәм шикәр комына бәяләр арткан

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мартта шикәр комының бәясе 13,5 процентка, ә карабодай 6,2 процентка, ә макарон 2,4 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда балалар бакчаларына дежур төркемнәргә йөрүче балалар саны арткан

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда балалар бакчаларына дежур төркемнәргә йөрүче балалар саны арткан. Бу турыда республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен эзлиләр

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен коткаручылар эзли. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан кешесе 1,3 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Финанс пирамидасыннан акчасын кире кайтарырга уйлаган Татарстан кешесе 1,3 млн сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан 32 мең ветеран Җиңүнең 75 еллыгына түләүләр алды

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстаннан 32 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм анда катнашучы түләүләр алды. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Профессор Фирдания Садриева иртәгә Юдино зиратына җирләнә

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәмәмтова). Кичә Казан мәдәният институты профессоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева иртәгә Юдино зиратына җирләнәчәк. Бу хакта туганнары хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан табиблары коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарды

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан табиблары бер тәүлек дәвамында республика клиникаларында коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе билгеле

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 8 июньдә башланачак Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөслимдә коронавируска каршы изоляция вакытында өмәгә чыкканнар

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Республикасының Мөслим районында коронавируска каршы изоляция вакытында өмә үткән. Редакциядә өмәнең булуын раслый торган фото бар.  Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов: Дистанцион укуда укучы һәм укытучы элемтәсе яхшы булыр дип ышанам

(Казан, 6 апрель, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион укыту системасында укучы һәм укытучы элемтәсе яхшы булачагына ышана. Бу хакта ул мәктәпләрдә дистанцион белем бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясаганда әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфа республика клиник хастаханәсе карантинга ябылган

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Уфада Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе карантинга ябылган. Хастаханәнең биш табибында һәм ике пациентта коронавирус инфекциясе булуда шикләнәләр. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова онлайн-концертлар марафонына кушыла

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Прокуратура Татарстанда ялган белешмә сатучыны һәм ялган хәбәр таратучыны ачыклаган

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура ялган белешмә сатучыларны һәм Татарстанда Covid-19 корбаннары турында ялган хәбәр авторын ачыклаган. Бу турыда Россия Генераль прокуратурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Канада татары Россия халкының уйдырма хәбәрләргә ышану сәбәбен тел белмәүдән күрә

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Канаданың Квебек провинциясендәге Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Сәлахетдинов Россиядә коронавирус турында күпсанлы уйдырма хәбәрләрнең таралуын халыкның чит телләр белмәве белән аңлатты. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда изоляция чорында кагыйдә бозган өчен 151 машина йөртүчегә штраф салганнар

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда коронавируска бәйле изоляция чорында хокук бозулар өчен 151 машина йөртүчегә штраф салынган. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азәрбәйҗан коронавируска каршы көрәштә Россия тәҗрибәсен кулланган

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бакудагы «Туган тел» татар мәдәнияте оешмасында, яшьләр бүлеге җитәкчесе Назим Мохтар әйтүенчә, Азәрбәйҗанда да Россиядәге кебек СМС буенча урамга чыгарга рөхсәт алу һәм штрафлар кертелгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар Казанда ике көн дәвамында салкын һава торышы булыр дип фаразлый

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Апрель башында Казанда аномаль җылы һава торышын көтелмәгән салкын алыштырды, бүген шәһәрдә иртәдән бирле кар ява. Татарстан башкаласында яңадан кайчан җылы һава торышы булачагы турында «Татар-информ»га КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гафури исемендәге Башкортстан драма театры «Драматург & Драматург» проектын башлый

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан драма театры «Драматург & Драматург» пьесалар уку проектын эшләтеп җибәрде. Драматурглар бер-берсенең пьесаларын укыячак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан табиблары Covid-19 белән авырган ике кешене дәвалап терелткән

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казандагы Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Covid-19 коронавирусы белән авырганнан соң терелгән ике пациентны өйләренә чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...


Авиалайнер из Москвы 23 июня прилетает в аэропорт Владивостока с задержкой

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты

Хор Пятницкого откроет в Приамурье ярмарку культуры и искусства

Стас Барецкий поджег себя на съемках боевика



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

"Известия": в Москве больной мальчик выпал из окна палаты больницы

JAECOO примет участие в ралли «Шелковый путь»

Стас Барецкий поджег себя на съемках боевика

Потушен пожар на площади 300 "квадратов" в выселенном здании завода в Москве

Музыкальные новости

Займы просрочили до самого ареста // Бывший совладелец «Трансфин-М» Алексей Тайчер отправлен в СИЗО

ЦСКА показал защитную маску Владислава Торопа после перелома черепа

Посол США Эмануэль: Вашингтон разозлил визит Путина в КНДР и Вьетнам

Лучшим наставником АО «Желдорреммаш» 2024 года стал работник Ярославского ЭРЗ

Новости России

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты

Певица Дженнифер Лопес готова развестись с Аффлеком из-за его скверного характера

Скотт Риттер: с Россией шутки плохи. "Дуайт Эйзенхауэр" поехал домой... "лечиться". Хуситы против американских авианосцев

Хуситы заявили об атаках на коммерческие суда в Хайфе и Средиземном море

Экология в России и мире

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

Спорт в России и мире

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Елене Рыбакиной припомнили ее дерзкое поведение

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Moscow.media

Axenix перевел разработку платформы In.Plan на сервисы Yandex Cloud

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе

«Байкал Сервис» снижает тарифы из городов Сибири

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *