Мамадышта узачак ЅunnуФЕСТ фестиваленең приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 февральдә Мамадыш районында ЅunnуФЕСТ креатив чаналар Бөтенроссия фестивале узачак, аның приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк. Иң яхшы чана өчен көрәштә ике-алты кешедән торган командалар катнаша ала. Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта фестивальнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә хәбәр ителә.
Читать дальше...