Кама аша боз кичүе вакытлыча ябыла
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 10 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр Кама аша (Алабуга районының Покровское авылы - Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе) боз кичүе ябык булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...